Яшь армиячеләрнең бәйрәм чыгышы

2017 елның 9 декабре, шимбә

Бүген Кайбыч муниципаль яшь армиячеләре оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре Башлыклары каршында чыгыш ясады. Әлеге чара Ватан Геройлары Көненә багышланды. Яшь армиячеләр Бөек Ватан сугышы яшь Геройларын искә алды, җырлар башкарды, шулай ук автомат коралны сүтеп-җыю буенча үз осталыкларын күрсәтте.

Апас һәм Кайбыч районнары буенча хәрби комиссар Илшат Паймурзин Олы Подберезье, Олы Кайбыч һәм Олы Тәрбит мәктәпләре яшь армиячеләренә Рәхмәт хаты тапшырды.

Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында әлеге истәлекле датаны билгеләп үтүнең мөһимлеген, районыбыздан чыккан  Ватаныбыз батырларын хәрвакыт хәтерләрдә сакларга, исемнәрен мәңгеләштерергә кирәклеген искәртеп узды. Ул шулай ук яшь армиячеләрнең төрле чараларда актив катнашуларын билгеләп үтте, аларга киләчәктә дә зур уңышлар теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International