Кайбыч муниципаль районында Ватан Геройлары Көнен билгеләп үттеләр

2017 елның 9 декабре, шимбә

9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата уңаеннан Кайбыч муниципаль районы үзәгендәге Җиңү паркында тантаналы митинг узды. Анда район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, барлык җитәкчеләр, район халкы, мәктәп укучылары катнашты.

Митингта катнашучылар каһарманнарыбызны бер минут тынлык белән искә алды. Аннан соң район җитәкчеләре, ветераннар һәм укучылар Мәңгелек ут янына веноклар һәм гирляндалар салды.

 9 декабрь датасы Ватан геройлары көне итеп очраклы гына сайланмаган. Аның тарихы ерак 18 нче гасырга ук барып тоташа. 1769 елда нәкъ менә шул көнне Екатерина Икенче яңа сугышчан бүләк – Святой Георгий Победоносец орденын булдыра. Бу  аның ил белән идарә итү эпохасының иң мөһим вакыйгаларыннан берсе була. Әлеге орден белән яуда аеруча кыюлык һәм батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнә. Бу орденның дүрт дәрәҗәдәгесе була.  Дүрт кеше орденның барлык дүрт дәрәҗәсе кавалеры булган. 9 декабрь Россиядә Георгий кавалерлары бәйрәме буларак билгеләп үтелгән. 1917 елда орден да, бәйрәм дә бетерелә.

Президент Указы белән Ватан Геройлары көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International