Эшлекле киңәшмәдә

2017 елның 9 декабре, шимбә

Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә чираттагы эшлекле киңәшмә узды. Биредә оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмә барышында атналык эшләргә йомгак ясалды, район Башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, Россия Эчке эшләр Министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Исхаков, район үзәк хастаханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллина, район мәгариф бүлеге мөдире Илдар Шакировларның докладлары тыңланды.

Альберт Рәхмәтуллин тарафыннан оешма-предприятиеләр биналарының һәм аларга беркетелгән участокларның Яңа ел бәйрәменә бизәлешен оештыру бурычы куелды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International