Кошман авылының “Тиенкәй” балалар бакчасында Көз бәйрәме узды.
Балаларны сөендереп, бәйрәмгә Сөмбелә үзе дә килде һәм нәниләр өчен көз турында табышмаклар әйтте, төрле-төрле уеннар, конкурслар оештырды. Балалар Көз кызына өйрәнгән шигырьләрен сөйләп, җырларын җырлап, биюләрен биеп күрсәтте.