Кайбыч муниципаль районының “Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе призына милли көрәш бәйгесе узды.
Җиңүчеләрне Кайбыч муниципаль районы Советы Рәисе урынбасары Рәмис Хәялив котлады.