Кече Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасында “Яктылык кайтаргыч элементлар хакында ата-ана нәрсә белергә тиеш?” темасы буенча ата-аналар белән сөйләшү үткәрелде.
Баланың киемендә, сумкасында, шулай ук коляскаларда яктылык кайтаргыч элементлар никадәр күп булса, машина йөртүчеләр өчен караңгы вакытта аларны күрү уңайлылыгы арта.
Әңгәмә ахырында ата-аналарга балаларның юллардагы куркынычсызлыгы турында язылган белешмәлек тапшырылды.