Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Руслан Байбиков Идел буе федераль округына кергән прокуратура субъектлары арасында уздырылган мини-футбол ярышында катнашты. Уеннар Самара өлкәсенең Кошкинск районы Кошки авылында үтте.
Татарстан прокуратурасының җыелма командасы лаеклы II урынны яулады.
Ә Руслан Байбиков әлеге ярышта иң яхшы капкачы дип танылды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!