Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошман авылында ятим калган балаларны торак белән тәэмин итү программасы нигезендә төзелгән йорт ачкычын хуҗасына тапшырды.
Район Башлыгы йортның төзелеш сыйфатын югары бәяләде һәм йортка бәракәт, иминлек теләде.