5-7 октябрьдә Казанның “Патриот” республика үзәге базасында Татарстанның хәрби-патриотик клублары катнашында XIVнче ачык слет узды.
Әлеге чарада Олы Кайбыч урта мәктәбенең директор урынбасары Гөлинә Габдрахманова җитәкчелегендәге “Подвиг” командасы да катнашып, слет программасындагы барлык бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясадылар һәм республика район - шәһәрләренең клублары арасында иң яхшылар унлыгына керде.