Россия гражданнар оборонасы системасы барлыкка килүгә 85 ел тулу уңаеннан, Кайбыч районы Борындык мәктәбе укучылары белән очрашуга Апас янгын сүндерү отрядының Федоровское бүлекчәсенә караган хезмәткәре Р. Шакиров килде.
Ул 1-7 сыйныф укучыларына гражданнар оборонасы системасының барлыкка килү тарихы, үткәне, бүгенгесе турында сөйләде. Соңыннан укучыларга эчтәлекле кинофильм, кызыклы. мавыктыргыч мультфильм күрсәтелде. Балалар тормышын хәвефсез итүне пропагандалауда бу бик мөһим чара булды.