Кайбыч районында өлкәннәр өчен оештырылган бәйрәм чаралары дәвам итә.
Кайбыч муниципаль районының Олы Урсак урта мәктәбе укучылары да әлеге эшләрдән читтә калмый. Шуларның иң күңеллесе – өлкәннәрне өйләренә барып котлау. Декада, шулай ук Укытучылар көне уңаеннан балалар озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән ветеран укытучы Фәһим Гыйниятуллин белән очрашып, бәйрәм котлавы җиткерделәр.