Матбугатка язылу кампаниясе дәвам итә

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле кайбычлылар! 1 сентябрьдән 2018 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясе башланды. Агымдагы елның декабрь ахырына кадәр газета-журналларга язылырга өлгерергә кирәк.

Районыбыз, үзегез яшәгән авыл һәм республика тормышындагы вакыйгалар, башка төбәкләрдәге яңалыклар агышыннан хәбардар булу өчен җирлегебездә нәшер ителүче “Кайбыч таңнары (“Кайбицкие зори”) газетасына, шулай ук республика һәм үзәк матбагаларга язылу мөһим.

Район почта элемтәсе үзәге хәбәр иткәнчә, үзәк матбугатка язылу -10 декабрь, республиканыкына – 15 декабрь, район газетасына язылу 25 декабрьгә кадәр дәвам итә.

5 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр исә Россия Почтасының җирлекләрдәге бүлекләрендә республикада нәшер ителүче газета-журналларга ташламалы бәядән язылу мөмкин.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International