1 октябрьдә Кайбыч районында Халыкара өлкәннәр көне декадасы старт алачак

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Районда картлык буенча пенсия алучы 3766 кеше яши. Күркәм традиция буенча, алар өчен әлеге ункөнлек дәвамында күптөрле чаралар, кызыклы очрашулар, акцияләр, спорт ярышлары үткәреләчәк. Һәр елдагыча, өлкәннәр өчен “кайнар линия” эшләячәк.   

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында районда түбәндәге чараларны уздыру планлаштырыла:

-муниципаль район Башлыгы, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм бүлек җитәкчеләрнең өлкән яшьтәгеләр белән очрашуы, чәй табыны оештыру;

-һәр авыл җирлегендә өлкәннәр өчен чәй табыны һәм бәйрәм концерты оештыру;

-социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар тарафыннан өлкәннәргә хуҗалык, бакча эшләрендә ярдәм күрсәтү;

-район Үзәк китапханә һәм авыллардагы филиаллары хезмәткәрләренең район картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче өлкәннәр белән очрашуы;

-район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре тарафыннан өлкәннәрне диспансеризация үткәрү һәм аларга гриппка каршы вакцинация ясауны оештыру;      

-өлкәннәргә он һәм шикәр комы тапшыру;

-хуҗалыклар, мәктәп укучылары катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештыру һәм уздыру;

-өлкәннәр катнашында бадминтон, йөзү, шахмат һәм шашка турнирлары уздыру;

-“Алтын көз” халык иҗаты фестиваленең зона турын уздыру;

-мәктәпләрдә әлеге Игелек һәм хөрмәт көненә багышланган класс сәгатьләре, класстан тыш чаралар үткәрү;

-башлангыч класслар арасында “Минем яраткан әбием һәм бабам” рәсем конкурсы үткәрү;

-өлкәннәребез катнашында концерт программалары;

-өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Ачык ишекләр көне үткәрү;

-“Өченче яшь университеты” проекты буенча өлкән яшьтәге гражданнарны компьютер белеме нигезләренә укыту;

-оешма-учреждение җитәкчеләренең шул оешмада эшләп лаеклы ялга чыккан гражданнар белән чәй табыны артында очрашуы, бүләкләр тапшыру;

-авыл җирлекләре Башлыклары, ветераннар Советы рәисләре, халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре катнашында ялгыз яшәүче өлкәннәрнең өйләренә барып, хәлләрен белешү, яшәү шартлары белән танышу;

-оешма-учреждение территорияләрен төзекләндерү, чистарту буенча хәйрия өмәләре оештыру;

-Казанның Лобачевский исемендәге лицее студентларының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче өлкәннәр белән очрашуы, чәй табыны, бәйрәм концерты оештыру, бүләкләр тапшыру;

-авыл җирлекләре Башлыклары, җирлекләрдәге ветераннар Советлары рәисләре тарафыннан сәламәтлекләре аркасында бәйрәм чараларында катнаша алмаган өлкәннәрнең өйләренә бару, хәлләрен белешү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International