22 сентябрьгә урып-җыю эшләре буенча мәгълумат

2017 елның 22 сентябре, җомга

Кайбыч муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълуматларга караганда, 22 сентябрьгә район басуларыннан 26115 гектар мәйданда бөртекле культура суктырылган (95,7 процент).

Бүгенге көнгә районыбыз иген кырларыннан барлыгы 98343 тонна бөртекле культура җыеп алынган. Һәр гектардан уртача уңыш 37,7 процент тәшкил итә.

Саннарга күз салыйк:

Көзге арыш - 952 гектар;

Көзге бодай – 8790 гектар;

Язгы бодай – 9358 гектар;

Арпа – 4471 гектар;

Борчак – 1844 гектар;

Солы 400 гектар мәйданда суктырылган.

Алдынгы комбайнчыларыбыз:

Альберт Лазарев (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖ нең  3нче филиалы) -34730 центнер бөртекле культура суктырган;

Айрат Сафиуллин (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖнең  1нче филиалы) – 31460 центнер;

Харис Хәбибуллин (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖнең  3нче филиалы) - 30730 центнер;

Васил Сибгатуллин (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖнең  2нче филиалы) – 24250 центнер;

Леонид Блинов (“Агрофирма Дубрава” ҖЧҖнең  3нче филиалы) – 15390 центнер;

Алексей Торхеев (“Агрофирма Подберезье” ҖЧҖ) – 11730 центнер;

Фәнис Бикбов (“Яңа юл” крестьян хуҗалыкларының җитештерү кооперативы) – 10550 центнер;

Юрий Петров (“Агрохимсервис” ҖЧҖ) – 9160 центнер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International