19 сентябрь көнне Колангы авыл җирлеге депутатларының чираттагы сессиясе уздырылды.
Көн тәртибендә халыктан җыелган үзара салым акчасына 2018 елда җирлектә башкарылачак эшләр буенча сораулар каралды. Аскы Колангы авылында автобус тукталышын киңәйтү, Тынычлык урамында, шулай ук Колангы тимер юл станциясе поселогында юллар төзелеше, халыкны су белән тәэмин итү сораулары референдум көн тәртибенә кертелергә дигән тәкъдим әйтелде.