Дүшәмбе киңәшмәсендә

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Бүген Кайбыч районы хакимияте бинасының утырышлар залында оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашында дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны район башлыгы Альберт Рахматуллин алып барды.

Көн кадагындагы төп мәсьәлә – урып-җыю эшләрен төгәлләү. Дөрес, һава торышы бозылу сәбәпле, әлегә урак эшләрен кызу темплар белән бара дип әйтеп булмый. Тик шулай да район басу-кырларында техника гөрелтеләре тынып тормый. Бүгенге көндә Кайбыч механизаторлары шикәр чөгендере алу эшен башлап җибәрде.

-Урып-җыю вакытында һәр көн, һәр сәгать исәптә. Һава шартлары бозылуга сылтау итеп, кул кушырып утыра торган чор түгел. Һәр минутны файдалана белү кирәк. Ә башкарасы эшләребез бихисап әле, - диде үз чыгышында Альберт Рахматуллин.

Икенче төп тема – җирлекләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү. Район янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Дамир Ибраһимов үз чыгышында әлеге темага кагылышлы күп кенә проблемаларга тукталды

-Авыллардагы су гидрантларының төзеклеген тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгына китерергә мөмкин булган корыган үләннәрне чабуны оештыру – һәр җирлек башлыгының, җаваплы оешма җитәкчеләренең төп максатларның берсе булырга тиеш. Әлеге таләпләрнең тиешле вакытында һәм төгәл үтәлешен шәхсән үзем контрольдә тотачакмын. Райондагы, авыллардагы иминлек, тәртип барыбыз өчен дә кирәк, - дип басым ясады район башлыгы, залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International