Бүгенге көндә”Дубрава” ҖЧҖ 1нче филиалының Федоровское авылы янындагы 178 гектарлы чөгендер кырында биш комбайн эшли.
-Һава торышы бик мактанырлык булмаса да, чөгендер җыю эше ике сменада башкарыла. Уртача уңыш гектардан 350 центнер тәшкил итә. Эш оештырылышы канәгатьләнерлек, механизаторлар кайнар ризык белән тәэмин ителә, -дип эш барышы белән таныштырды район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фиргат Басыйров.