Корноухово авылында кое төзекләндерү эше башкарылды.
2015 елда казылган әлеге кое моңа кадәр кулланылыш хәлендә булмый. Су алырга чиләге дә юк иде, ди авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова. Инде менә күптән түгел үзара салым акчасына, шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин тырышлыгы белән, авыл эчендәге әлеге кое тышлана, түбәсе дә ябыла.