ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Һәр елның 15 нче феврале совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне буларак билгеләп үтелә. Әнә шул сугыш көннәреннән инде 30 ел вакыт узган.   
Шул уңайдан  Кайбыч үзәк китапханәсендә “Чорлар җиле ташларны да уя, тик мәңгелек – хәтер кыясы!” – дип исемләнгән кичә булып узды. 
 


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Бөрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре семинары узды. Семинар эшендә Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин катнашты.
 

Бүген Кайбыч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Нигъмәтҗанова Илһамия Дәүләтгәрәй кызы үзенең юбилеен билгеләп үтә. Юбилее белән аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, юбилярга ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде һәм агросәнәгать комплексында озак еллар намуслы хезмәте өчен Мактау грамотасы тапшырды. Шулай ук Илһамия Дәүләтгәрәй кызын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргат Басыйров котлады.
 

19 февральдә Казанда Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш узды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән уздырылды.

Казанның 14 нче гимназиясендә татар мәгърифәтче-галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган мәктәп укучыларының XIV Республика фәнни-тикшеренү конференциясе узды. 


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты, Кайбыч муниципаль районы мәгариф бүлеге һәм мәгариф хезмәткәрләренең Кайбыч территориаль профсоюз оешмасы арасында территориаль килешүгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча киңәйтелгән утырыш узды.
 

Кайбыч районында «Созвездие-Йолдызлык» балалар иҗаты фестиваленең район этабының сайлап алу туры башланды.
 

Кошман авылында яшәүче Насретдинова Фәнзилә Гәрәй кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина котлады. Алар Фәнзилә Гәрәевнага ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр, шулай ук аңа район башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар.
 

Бүген, 19 февральдә, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә 2 кеше язылды. Киңәшмәдә торак һәм җир характерындагы мәсьәләләр каралды. Барлык сораулар буенча да аңлатмалар бирелде.
 

15 февраль көнне Казан шәһәрендә "Җәлил укулары" Халыкара әдәби конкурсының йомгаклау этабы узды. Финалистлар Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында узган гала-концертта чыгыш ясады.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International