2 март көнне Олы Кайбыч авылының «Кайбыч» шугалагында 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында алкалы хоккей буенча район беренчелеге узды. Нәтиҗәдә, тренер Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендә Олы Кайбыч урта мәктәбенең яшь хоккейчылары җиңү яулады. Киеренке көрәштә икенче урынны Иске Чәчкаб төп мәктәбе җыелма командасы яулады, призерлар өчлеген Федоровское урта мәктәбе командасы алды. Аннан соңгы урыннарда Мәлки һәм Хуҗа Хәсән гомуми белем бирү мәктәпләре хоккейчылары урнашты.
Бүген район мәдәният йортында "Созвездие – Йолдызлык – 2019" яшьләр эстрада сәнгатенең район сайлап алу турының гала-концерты булып узды.
2019 елның 11 мартында 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе хокук саклау органнары хезмәткәрләренең хокуксыз гамәлләре турында мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында илнең агросәнәгать комплексына кредит бирү өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтына 5 ел уку өчен кандидатлар сайлый. Институт югары һөнәри юридик белемле белгечләр әзерли.
1 март көнне Олы Кайбыч авылында "Аҗаган -2019" республика хәрби - спорт уенының муниципаль этабы узды. Уенда районның 17 мәктәбеннән командалар катнашты, алар ике яшь төркемендә көч сынашты.
Владислав Васильевның укучылары 2 мартта Яр Чаллыда каратэ буенча уздырылган Татарстан Республикасы Беренчелегендә ышанычлы җиңү яуладылар.
Апаста бөтен категория халык арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваленең II зона этабы узды. Ярышларда 5 район катнашты: Кайбыч, Апас, Тәтеш, Буа, Чүпрәле.
Колаңгы станциясенең озак яшәүчесе-Сафина Миңнуруй Кәлимулла кызы шушы көннәрдә үзенең 90 нчы юбилеен билгеләп үтте! Юбилярны котларга район башлыгы исеменнән башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов, шулай ук "Казан мельница" ҖЧҖ филиалы директоры Рәис Газизов килде.