ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Ришвәтчелек, ришвәт алу дибез…  Ә нәрсә соң ул? Минем әлегә кадәр бу турыда уйлаганым да булмады. Әмма ул хакта еш ишетергә, укырга туры килә. Гомумән алганда, бу хәзерге заманның чиренә әйләнде.

7
ноябрь, 2014 ел
җомга
Ришвәтчелек буенча Татарстанда быелгы социологик тикшеренү нәтиҗәләре билгеле булды. Республика шәһәр-районнарында яшәүчеләр арасында үткәрелгән сораштыру бездәге картинаны тулырак күзалларга мөмкинлек бирә. Бу хакта укучыларыбызны да таныштыру өчен без район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча урынбасары Фәния Петуховага мөрәҗәгать иттек.
Тормыш-көнкүрешебезнең ничек үзгәрүен күр?! Рәхәткә чыгуыбызга әле без – 60-70нче елларда туганнар шакката.

5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Мин мактаулы туган Кайбыч авылымның гүзәллеге, данлыклы авылдашларым турында, 47 ел узгач, “Кайбычым-куанычым”, “Туган җирем – Кайбычым” китапларыннан укып белдем. Шушы ике китапның бер җөмләсе күңелемне шулкадәр нечкәртте: “Кайбыч, табигате белән генә түгел, тырыш халкы белән дә горурлана”. Бу сүзләрне мин кабат-кабат укыдым.

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайбычлыларны Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне белән котлый

“Хөрмәтле райондашларым! Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән барчагызны да бер-бер артлы килүче мөһим бәйрәмнәр белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. 
Олы Кайбыч мәдәният йортында 11 класска кадәрге укучылар арасында шахмат буенча шәхси-команда беренчелегенә ярышлар үткәрелде. Анда барлыгы 13 команда катнашты. 
Кече Кайбыч авылы бай тарихка ия, милләтебезгә күренекле шәхесләр биргән авыл. Бүген дә монда ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләрне саклыйлар, ә авылнын киләчәге өметле. Референдум үткәрүгә багышланган гаммәви тыңлауларда да авылны төзекләндерү, тагын да матурайту хакында фикер алыштылар.
Районыбыз авылларында референдум үткәрүгә багышланган халык җыеннары дәвам итә. 29 октябрьдә ул Олы Урсак авылында да оешкан төстә үтте. Анда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашты.
“Бай һәм матур телебез, мәдәниятебез һәм рухи хәзинәбез татар халкын берләштерә. Монда “Татар теле”, “Ана теле” һәм башка милли проектларның әһәмияте бик зур. Әлеге юнәлештә эшләүне дәвам итәргә кирәк.” Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында шулай дип белдерде.

30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“Татарстан – Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте 2015 елда узачак муниципаль сайлауларда, Татарстан Президентын сайлауларда актив катнашу һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү бурычын куя. Иҗтимагый хәрәкәтнең “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узган сәяси Советы утырышында сүз шул хакта барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International