ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2014 ел
җомга
11 ноябрьдә Кайбыч районының Гадел хөкем йортында беренче суд участогына җәмәгать судьясы билгеләүгә багышланган тантаналы чара узды.
Без бүгенге тормышыбызны кибетләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз, барыбыз да – кулланучылар. Хәзер товарларга элеккеге кебек кытлык юк, җаның ни тели, шуны сайлап алырга мөмкин, кесәңдә акчаң гына булсын

13
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Намус белән хезмәт куйган кешенең тырышлыгын күрә һәм бәяли беләләр: шушы көннәрдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Борындык фермасында кырык ел буе сыер сауган Әлфия Биктаһировага Почет билгесе ордены бирелү турында Указга кул куйды. Хөкүмәт бүләге әле кайтып җитмәсә дә, без Борындыкка барып, агрофирманың алдынгы сыер савучы белән тынышып
кайттык.
Олы Кайбыч авылында 2003 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында шахмат буенча ярыш узды. Кайбыч районы беренчелегенә үткән шәхси-команда ярышларында 11 команда катнашты.
Республикабызның барлык беренче сыйныф укучылары, шул исәптән безнең район мәктәпләрендә белем алучы беренчеләр яңа көндәлекләргә ия булды. Бүген, 12 ноябрьдә, районның балалар китапханәсендә бүген узган тантанада Олы Кайбыч мәктәбенә укырга кергән 32 укучыга шундый көндәлекләр тапшырылды.
Хуҗа Хәсән авылы хезмәтчәннәре бу көннәрдә шатлыклы хисләр кичерә: уңган савымчыларының берсе – Венера Лоткова республика бәйгесеннән зур җиңү белән кайтты. Аның җиңүе Кайбыч данын тагын бер баскычка күтәрде.

12
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен район үзәгендәге спорт комплексында зурлап билгеләп үтте. Тантанага ветераннарын да чакырганнар иде.
Татарстанда 1 октябрьдән Россия Кораллы Көчләренә көзге чакырылыш кампаниясе башланып киткән иде. Бу чакырылышта Кайбычтан 31 егет армиягә китәчәк. Булачак солдатларның җиде кешелек беренче төркеме хезмәт итү урыннарына 12 ноябрьдә юлга кузгала.

10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Ришвәтчелек сүзен мин караклык, тәртипсезлек, җинаять сүзләре белән янәшә кулланылырга мөмкин  булган сүз итеп карыйм. Ә ул сүзләрнең мәгънәләре бер дә колакка ятышлы түгел.
Иске Чәчкаб төп мәктәбенең “Салават күпере” ансамбле 4 ноябрьдә Казан шәһәрендә узган патриотик җырлар бәйгесеннән җиңү белән кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International