ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Террорчылык- кешелеккә янаучы иң куркыныч һәм коточкыч күренеш. Кемнәр соң ул террорчылар, аларның максатлары нинди? Кешелек корбаннары кемнәр өчен отышлы? Көч идеологиясе “тозагына” кешеләр ничек килеп эләгә? Ислам нәрсәгә өйрәтә? Безне куркыныч террор-сугыштан кем яклар?
Гомер юлында бик күп авырлыклар аша узсалар да, сәламәт акыл белән озын гомер кичерүчеләр районыбызда, шөкер, байтак. Шушы көннәрдә генә ике райондашыбызга туксан яшь тулды. Юбилярларга Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатлары тапшырылды.
Кайбычтагы территораль сайлау комиссиясе секретаре Исламия Нигъмәтуллина республикада сайлау системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Редакциягә хәрби диңгез матросы киеменнән төз гәүдәле егет килеп керде. Аның янында районда хәрби исәпкә алу буенча начальник Рушания Миңнуллинаны да күргәч, барысын да аңладык: димәк, бу егетнең дә армиядән кайтып килеше.
Олы Кайбыч мәктәбен “Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесенең “Мәктәп” тапшыруына төшерергә килүчеләр мондагы мәктәп тормышының аеруча җанлы булуларына сокланган. Киткәндә аларны  Казанга “Яшь ТНВ” тапшыруларында катнашырга чакырырга вәгъдә иткәннәр.

21
ноябрь, 2014 ел
җомга

Шәүкәт Галиевның туган авылындагы Иҗат йортында музей ачу тантансында кайбычлылар да бар иде.Әлеге тантана олуг балалар язучының туган көнендә- 20 ноябрьдә узды. 

Парламент дәресләре вакытында җәмгыять белеме укытучысы Валерий Капралов укучыларга Татарсан Дәүләт Советы турында бай мәгълүмат бирде.
Законнар кайда туа? Депутатлар кемнәр алар? Нәрсә ул парламент? Ел саен үткәрелүче парламент дәресләрендә укучылар әнә шул сорауларга җаваплар эзләделәр. Быелгы дәрес Татарстан Дәүләт Советының 20 еллыгына багышлана.

20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Хуҗа Хәсән мәктәбе укучылары коррупциянең нәрсә аңлатканын  кечкенәдән белеп үсәләр. Бу темага класс сәгатьләре үткәрелә, иншалар язалар, рәсемнәр ясыйлар.
Бүген Ватаныбызның башкаласы Москвада Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ачыла. Илебезнең төрле почмакларыннан күргәзмәгә килүче меңнәрчә делегатлар һәм экскурсантлар арасында Татарстан Республикасы мәктәпләре укучыларыннан да 25 кеше бар. Бу укучыларның күбесе күргәзмәгә үзләре тәрбияләп үстергән эре-эре, шикәрдәй баллы кавыннар, карбызлар, үзләре хәзерләгән төрле-төрле модельләр, макетлар, схемалар, фоторәсемнәр белән катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International