ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
1 декабрь көнне Кайбыч үзәк балалар китапханәсендә  Ш.Галиевның туган көне      уңаеннан “Миләшкәй” балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркеме катнашуында  “Шәвәлине кем белә?” дигән әдәби кичә булып узды
 Мин, Фирдания, Яшел Үзән районының Мулла Илендә туган 21 яшьлек кыз, 1995 елның 11 августында Кайбыч районындагы Борындык авылы егете Илһамга кияүгә чыктым. Язылу тантанасы мәдәният йортында узды. Авылның бөтен бала-чагасы, яше-карты җыелган иде анда. “Бу ни сәбәптән икән?” – дигән уйлар узды ул вакытта минем башымнан. Яши торгач, сәбәбен аңладым мин моның. Тәнзилә Зиннур кызының киленен карарга килгәннәр икән алар!

1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Әни... Бердәнбер, иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешебез ул безнең. Авырып, сырхауланып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачыкса да, әни каршына йөгереп киләбез.
Әниләр көне уңаеннан Олы Кайбычтагы кафеда тантаналы чара үткәрелде. Бу очрашуга барлык авыл җирлекләреннән дә физик мөмкинлекләре чикле булган 18 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче аналар чакырылган иде.
Олы Урсак авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Рузия Тимершина:
Җиһан аклыкка күмелгән чорда – ноябрьнең соңгы якшәмбесендә иң якты, барыбызга да бердәй якын һәм кадерле бәйрәмне – Аналар көнен билгеләп үтәбез. Бер яисә аннан да күбрәк бала табып, күркәм тәрбия биреп үстергән аналар районыбызда байтак. Шундый батыр йөрәкле фидакарь хатын-кызларның берсе – Иске Чәчкабтан Лилия Хөсәенова.

27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Кайбыч мөхтәсибәте хәбәр иткәнчә, Олы Кайбыч авылы мәчетендә дини укулар дәвам итә. Динебезне, пәйгамбәрләребезнең тарихын, гәрәп хәрефләрен өйрәнергә теләүчеләрне мәчеткә укырга чакыралар.

26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Районыбызның тагын унбер яшь гражданы паспортлы булды. Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә туры китереп оештырылган бу очрашуда әти-әниләр дә катнашты.

24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Кибет-базарларда ни генә юк хәзер, кайчакта товарның күплегеннән башлар әйләнеп китә. Райондашларыбыз товар сатып алганда кайсысына өстенлек бирә икән? Газета укучылардан әнә шул хакта сораштык.
Агымдагы елның сентябреннән Татарстан Республикасының медицина учреждениеләре күрсәтелгән медицина ярдәменең ничә сумга төшүе турында пациентларга белешмәләр бирә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International