Район Советы утырышы алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Әхмәтов Марат Готыф улы, район Башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы белән Кушман авылындагы «Тиенкәй» балалар бакчасында булдылар.

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

 

Район Советы утырышы алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Әхмәтов Марат Готыф улы, район Башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы белән Кушман авылындагы «Тиенкәй» балалар бакчасында булдылар.
ТР Президенты ярдәме белән төзелгән балалар бакчасында милләтебезнең киләчәге тәрбияләнә, чөнки монда туган телне һәм милли гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирелә.
Марат Готыф улы балаларның туган телдә матур итеп сөйләшүләренә , җырлар җырлавына, шигырьләр сөйләвенә сокланды.
Соңыннан Марат Әхмәтов «Тиенкәй»балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә истәлекле бүләкләр дә тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International