Турминское авылында яшәүче Романова Клавдия Ивановна 7 февраль көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче кеше легенда булырга лаек. Һәм бу юбилярның атаклы булу-булмавына , геройларча гамәл кылу-кылмавына, аеруча мөһим нәрсә булдыруына бәйле түгел ,
Турминское авылында яшәүче Романова Клавдия Ивановна 7 февраль көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 5 бала тәрбияләп үстергән,клуб мөдире, Киров исемендәге колхозда сатучы һәм бозау караучы булып эшләгән. Хәзерге вакытта аны 10 оныгы һәм 10 оныкчыгы сөендерә.
Клавдия Ивановнаны, Кайбыч муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айзатуллова Рамилә Галятдин кызы, район башлыгы исеменнән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International