ГРАЖДАН АНЫ АЛУ ХОКУКЫНА ИЯ БУЛЫП ТА, АНЫ ВАКЫТЫНДА РӘСМИЛӘШТЕРМӘГӘН БУЛСА, ҖИР ӨЛЕШЕНӘ ХОКУК ТАНЫКЛЫГЫ АЛУ МӨМКИНЛЕГЕ БАРМЫ?

Җавап: Татарстан Республикасы Җир кодексының 42 статьясы белән   (2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә) җирле үзидарә органнарына соралмаган җир өлешләре исәбеннән барлыкка килгән җир кишәрлекләренә муниципаль милек хокукын тану вәкаләтләре бирелде. 2007 елның 28 апрелендәге 18-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән гражданнарның хокукларын нинди дә булса сәбәпләр аркасында үз вакытында җир өлешләрен алмаганда торгызу мөмкинлеге каралган. Әлеге максатларда законда соралмаган җир өлешләре исәбеннән төзелгән һәм суд тарафыннан муниципаль милек хокукында танылу буенча урнашкан җир кишәрлекләре җир өлешләрен түләүсез алуга хокукны гамәлгә ашырмаган һәм аны суд тәртибендә торгызган гражданнарга җирле үзидарәнең вәкаләтле органы тарафыннан түләүсез бирелергә мөмкин, дип каралган. Шулай итеп, җир өлешенә хокукларыңны торгызу өчен, гражданның җир өлешен хосусыйлаштыру һәм бирү хокукы булган затлар даирәсенә керүен дәлилләп, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 Җир өлешенә хокукларны торгызу турында суд карары чыгарылганнан соң, җир кишәрлеген җир өлеше исәбенә бирү турында гариза белән җирле үзидарәнең вәкаләтле органына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Белешмә өчен: 2005 елның 10 февраленә кадәр гамәлдә булган Татарстан Республикасы Президентының 1993 елның 10 маендагы ПУ-244 номерлы Указы нигезендә җир өлешләрен алу хокукына түбәндәгеләр ия булган:
Белешмә өчен:

  • колхозлар әгъзалары һәм совхоз хезмәткәрләре;
  • үз территорияләрендә яшәүче хуҗалыклар пенсионерлары;
  • авылда социаль өлкәдә эшләүче затлар;
  • элекке эш урынына кайтырга хокукы булган вакытлыча урынында булмаган хезмәткәрләр;
  • 1992 елның 1 гыйнварыннан соң хуҗалыклардан хезмәткәрләр штатын кыскарту буенча эштән чыгарылган затлар.

Соңгы яңарту: 2022 елның 2 марты, 10:49

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International