Аны 30 ноябрь көнне соңгы юлга озаттылар. Вәлиуллиннар яшәгән йорт каршында үткән матәм митингын Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Наил Җантимеров алып барды. Митингта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов һәм башкалар катнашты.
Барлык туганнарына, якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен!