Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре, бу тармакта эшләп чыккан хезмәт ветераннары! Барыгызны район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет-шатлык һәм яңа хезмәт үрләренә ирешүегезне телим. Сез авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагындагы иң әһәмиятле урынны алып торучы ветеринария хезмәтен башкарасыз. Эшегез гаять авыр, шул ук вакытта ул — иң кирәклесе һәм иң җаваплысы. Райондагы малларның сакланышы, йогышлы авыруларга каршы торучанлыгы сезнең һөнәри осталыгыгыз, тырышлыгыгыз бәрабәренә тәэмин ителә. Алга таба халык өчен, авыл өчен бик тә кирәкле хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә нәтиҗәле эшләргә насыйп булсын. Һәммәгезгә саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә татулык, бөтенлек, йортларыгызга иминлек, бәрәкәт, рух ныклыгы телим.