Питрәчтә киңәшмә

21 февраля 2013 г., четверг

Кичә Питрәч районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республика киңәшмәсе узды.

Әлеге киңәшмәдә Татарстан  агросәнәгать комплексының узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, язгы кыр эшләрен үзвакытында башкарып чыгу мәсьәләсе каралды. Анда шулай ук терлекчелек продукциясе җитештерүдә фәнни-инновацион ысуллар, энергиядән сакчыл файдалану технологияләрен куллану хакында да сүз алып барылды. Бу киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, ”Гөбенә”, “Алтын кырлар” җәмгыятьләре директорлары  Юрий Осипов, Рамил Каюмов катнашты.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International