Кайбычлылар җиңүче

28 декабря 2012 г., пятница
Кайбыч районының хоккей буенча ир- егетләр командасы берничә ел инде Идел аръягы зонасында иң көчле командаларның берсе санала. 27 декабрьдә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында кайбычлылар Чувашия Республикасының Батыр районыннан килгән “Олимп” хоккей командасы белән район башлыгы призына иптәшләрчә очрашу үткәрде.

Әлеге очрашуда якташларыбыз кунаклар капкасына 10, олимплылар 7 җавап алкасы кертте. Командаларга бүләкләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International