Татарстан Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси Советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, партия активистлары катнашында үткән әлеге чарада яшь гвардиячеләрнең эшчәнлегенә югары бәя бирелде. Республиканың барлык шәһәр-районнарыннан килгән делегатлар яшерен тавыш бирү юлы белән “Яшь гвардия” штабы җитәкчесе итеп Ксения Владимированы сайладылар. Ул моңа кадәр Казанның Идел буе районында “Яшь гвардия” штабына җитәкчелек иткән. Делегатлар арасында “Яшьләр гвардиясе”нең Кайбычтагы штабы җитәкчесе Гөлинә Габдрахманова, штаб әгъзасы,”Аграр яшьләр” оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рушан Сайранов та бар иде.