Эшләре кирәкле һәм катлаулы

13 сентября 2012 г., четверг

 Район торак-коммуналь хуҗалыгы бу көннәрдә өй туен билгеләп үткән тату гаиләне хәтерләтә: яңа бинада җиһазлар урнаштыралар, элемтә көйлиләр. 5 июльдә искесенә өстәп төзелә башлаган бина бу атнаның дүшәмбесендә файдалануга тапшырылды.  

 Ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район Советы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре дә катнашты.

 Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре Кайбыч халкын су белән тәэмин итә, контейнерлардагы көнкүреш калдыкларын полигонга илтү һәм канализацияләрне чистарту буенча хезмәт күрсәтә. Хәзерге вакытта эшнең иң кызу чоры санала – оешма-учреждение котельныйларын, су башняларын җылыту сезонына әзерлиләр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International