7 сентябрьдә 90 яшен тутырган Фатыйма апа Россия Федерациясе Президентының тәбрикләү открыткасын, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлавын һәм җылы юрганны олы рәхмәт белән кабул итеп алды. Туган көнгә чакырырга әллә ни туганнары да юк бит: шушы җыйнак кына өйдә бергә яшәүче сеңлесе Ясирә апа, чордашы, җан дусты Рәхилә әби... Һәрвакыт ярдәмгә әзер торучы авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина килгән иде. Яшел Үзәндә тагын бер сеңелләре – Саимә апа бар икән. Әнә шулай, ике карчык, тормыш көтә. Хәтта бозау да асрыйлар икән әле. Тирә-күрше җыелып, бәрәңге алганда, Фатыйма апа да түзмәгән, бәрәңге чүпләргә бакчага да чыккан. Ул гына да түгел, күзләренең яхшы күрүен, хәтта энә саплап, тегә алуын әйтеп шаккатырды ул безне. “Теге җирем авырта, монысы сызлый”, дип, зарланып түгел, әнә шулай мактанып, булганына шөкер итеп яши әбекәй. Шуңа да күңеле көр, теле җор, тормышка карашы уен-көлке белән сугарылган аның. Гомер көзен язга алыштыру әнә шул була икән инде ул...