Хөрмәтле мөселман кардәшләребез!
Сезне Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм!
Һәрбер мөселман өчен зур сынау булган ураза вакытын – Рамазан аен төгәлләүче бу мөкатдәс бәйрәм җир йөзенә игелек һәм шәфкать кебек гомумкешелек кыйммәтләрен тарата, яңа рухи тәҗрибә тупларга, эчке дөньябызны камилләштерергә мөмкинлек бирә.Ураза бәйрәме һәр йортка иминлек һәм сөенеч алып килсен, күнелләребезне тынычлык игелек бизәсен,уйларыбыз сафлансын.Сезгә чын йөрәктән җан тынычлыгы, сәламәтлек һәм бәхет телим.