Шатлык бүләк иттелэр

23 июля 2012 г., понедельник
 Район Картлар һәм инвалидлар йортында гомер йомгагын сүтүче әби-бабайларның хәлләрен белешергә әледән-әле киләләр. Бу арабызда игелекле җаннарның күп булуы турында сөйли. Төрле төбәкләрдән җыелган ярдәмчесез калган 24 кешене үзенә сыендырган интернатка бүген Бортас авылыннан балалар килде. Авыл клубы мөдире Нуридә Хәйдәрова һәм китапханәче Люция Хәйдәрова Кече Мәме мәктәбендә белем алучы Бортас балалары катнашында концерт әзерләгән. Өлкәннәр аларның чыгышын яратып карады, тагын үзләренә чакырып калдылар.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International