ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда 225 420 кеше Социаль фонд хезмәтләрен электрон рәвештә алды, бу сан фонд күрсәтә торган хезмәтләрнең 95,4% ын тәшкил итә. Дәүләт хезмәтләре порталында фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен диярлек колачлаган йөздән артык сервис эшли. Бу пенсияләр, вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре, социаль түләүләр һәм балаларга пособиеләр, инвалидлыгы булган кешеләрне һәм өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбияләгән өчен, хәрби хәрәкәтләрдән һәм радиациядән зарар күргән гаиләләргә ярдәм итү чаралары.


26
март, 2024 ел
сишәмбе

2024 елда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге эшкә яраксызлык кәгазьләре буенча электрон форматта рәсмиләштерелгән 298 меңнән артык түләүне гамәлгә ашырды. Әлеге максатларны тәэмин итүгә барлыгы 4 миллиард сум акча җибәрелде.


22
март, 2024 ел
җомга

2024 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык кысаларында «Экояз 2024» республика конкурсы старт ала (алга таба – Конкурс), аның төп максаты-республика халкын табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү.

 

Быел Татарстанда тәрбиягә бала алган 73 гаилә Россия Социаль фондыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Әлеге максатка Социаль фондның төбәк бүлеге 3,4 миллион сумнан артык акча җибәрде.

Агымдагы елда  Татарстанда җиде мең ярым ана һәм сабый бала табу сертификатларыннан файдаландылар. Әлеге максатка медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 84,5 млн. сумнан артык тәшкил итә. Акча йөклелеккә һәм балалар тууга бәйле рәвештә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерелгән


18
март, 2024 ел
дүшәмбе

2024 ел башыннан  Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге  42,5 мең гаиләдәге 190 меңнән артык балага  бердәм пособие билгеләде. Бу максатларга  Татарстан  Социаль фонды якынча 4,2 миллиард сум акча җибәрде.


6
март, 2024 ел
чәршәмбе

Социаль фондның гражданнарның хезмәт эшчәнлеге турында төп мәгълүматлар тупланган мәгълүмат системасы Татарстанда картлык буенча пенсияләрнең күпчелеген бүген өстәмә гамәлләрдән һәм кеше тарафыннан раслаучы документлар тапшырмыйча  дәүләт хезмәтләре порталында бер гариза буенча билгеләргә мөмкинлек бирә.


4
март, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында эшләмәүче 45 624 пенсионер авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә акча ала. Моның өчен авыл кешесе картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы булырга, шулай ук авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы тупларга һәм эшләмәскә тиеш.


29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 29 февралендә 18 сәгатьтән 2024 елның 01 мартында 18 сәгатькә кадәр үзгәрешле болытлылык. Явым-төшемсез. Көньяк-көнбатыштан җил 5-10 м/с. Төнлә, иртән минималь һава температурасы -5..-9˚. Көндез һаваның максималь температурасы -3..+1˚. Юлларда бозлавык.

Балалар белән Татарстан гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин мәгълүмат бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International