ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь 2017 ел.
пәнҗешәмбе

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы Абу-Дабида узган 44 нче WorldSkills Competition-2017 дөнья чемпионатында Татарстаннан Вадим Поляков “Суыткыч техника и кондиционерлаштыру” компетенциясендә алтын медаль яулады. Әлеге шатлыклы хәбәрне безгә беренчеләрдән булып, Олы Кайбыч урта мәктәбе директоры Алия Биккулова җиткерде.

Иртәгә, ягъни 20 октябрьдә, Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында Закир Шаһбан концерты була.

Бүген  Кайбыч районының Колаңгы авылында “Өмет” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге  белгечләре өлкәннәр өчен “Сак булыгыз: мошенниклар!” темасына дәрес үткәрде.

Багай җирлеге Башкарма комитеты һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары белән берлектә, белем йорты янындагы мәйданда 25 нарат агачы утыртты. 

18 октябрь көнне Олы Урсак авылының “Чулпан” балалар бакчасында ата-аналар җыелышы узды.

17 октябрь көнне Федоровское авылы китапханәсендә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, әлеге исем астында балаларның үсеш чорына багышланган чара үткәрелде.

Борындык авылының “Гөлбакча” балалар  бакчасында  «Көзге уңыш” бәйрәме ел саен бик күңелле уза. Быел ул “Иң матур көз костюмы” бәйгесен дә үз эченә алды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования