ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2017 ел
җомга

Ноябрьдә татарстанлыларны өч көнлек яллар көтә. РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча, 4 ноябрь, Халыклар берлеге көне, ял көне булып санала.

Бүген Олы Кайбыч урта мәктәәбендә 1нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрелде.

Бүген ТР Дәүләт Советында "Парламент дәресе - 2017"не оештыру һәм үткәрүдә катнашучы педагоглар өчен "Ачык ишекләр көне" уздырылды. Әлеге чарада республиканың тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары катнашты.

Бүген Олы Кайбыч урта мәктәбендә озак еллар әлеге белем йортында хезмәт куйган, гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган өлкәннәр чәй табыны артына җыелды. 

Бүген Кече Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасына район китапханәчеләре делегациясе килде.

Кайбыч районы Ульянково авылының Яшел урамында суүткәргеч реконструкцияләнде.

Кайбыч районы Ульянково авылының Мәктәп урамындагы агач күпер урынына тимердән яңасы төзелде. 

Өлкәннәр декадасы уңаеннан район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре озак еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган өлкәннәрне котлады.

Бүгенге көндә Кайбыч район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә Иске Чәчкаб авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны дәвалана.

14 октябрь көнне Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе 90 еллык юбилеен билгеләп үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International