ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Олы Кайбыч авылының “Миләшкәй” балалар бакчасында бәйрәм рухы хөкем сөрде. Чөнки күп еллар әлеге бакчада хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган өлкәннәр чәй табыны артына җыелды.

Бүген Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч урта мәктәбендә бөек рус шагыйрәсе Марина Цветаеваның тууына 125 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде.

Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Хуҗа Хәсән авылында балалар өчен төзелгән яңа уен һәм спорт мәйданчыгын ачу тантанасында катнашты.

Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки авыл җирлеге Советы утырышында катнашты.

Кайбыч районы Мәлки авылы балалар бакчасында район үзәк хастаханәсе табиблары тарафыннан балаларга медицина тикшерүе үткәрелде. 

Кайбыч районы Олы Урсак авылы балалар бакчасында, капиталь төзекләндерү эшләреннән соң, кечкенәләргә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен махсус бүлмә булдырылды һәм җиһазландырылды. Ата-аналар юл билгеләре төшерелгән келәм бүләк итте.

Бүген Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү уздырды.

Табигать безне үзенең серлелеге,матурлыгы белән һәрвакыт үзенә тартып тора. Көзге урманда нинди генә могҗизаларга тап булмыйсың. 

7 октябрь көнне Олы Кайбыч авылындагы "Салават күпере" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында Кайбыч муниципаль районы мәктәпләренең 3-9 һәм 10-11 сыйныфлары укучыларының бадминтон буенча ярышлар үтте. Әлеге ярышта районыбызның 16 командасы белән берлектә Апас районының Каратун урта мәктәбе укучылары да катнашты.

Кече Кайбыч авылының “Сандугач балалар бакчасында Көз бәйрәме аеруча күңелле һәм мавыктыргыч уза. Бәйрәмдә балалары әлеге бакчага йөрүче һәр гаилә чакырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International