ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь 2017 ел.
дүшәмбе

11 октябрьдә 10.00 -13.00 сәгатьләрдә Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасы буенча кабул итү бүлмәсендә  хәрби хезмәткә чакыру, гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә туплау, призывник-гражданнар белән мәгълүматый һәм мораль-психологик эш мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” телефоны эшләячәк.

Бүген Бөтендөнья почта көне. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы кысаларында билгеләп үтелә.

Олы Подберезье авылы балалар бакчасында күңелле һәм кызыклы чара - Көз бәйрәме узды

Федоровское урта мәктәбе укучылары "Көзге игелек атнасы" акциясендә актив катнашты.

Бүген Кайбыч районы газ белән тәэмин итү оешмасы җитәкчесе Ильяс Хәмидуллин туган көне уңаеннан котлаулар кабул итә.

Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә бүгенге көндә ачык дәресләр бара. 

Чәчкаб балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр бүген көзге табигатькә “кунакка”барды.

25 октябрь көнне Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Татарстан Халыклар дуслыгы йортында гражданнарга Хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәреләчәк.

Бүген Кайбыч районы хакимияте бинасының утырышлар залында оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашында дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алып барды.

Татарстан Республикасы прокуроры приказы нигезендә Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе итеп Руслан Рәшит улы Байбеков билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования