Федоровское авылында "Ел укытучысы -2020" конкурсының район этабы узды

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

      16-17 гыйнварда Федоровское авылында "Ел укытучысы -2020" конкурсының район этабы узды.
      Беренче көнне конкурсантлар "Педагогик дебют" номинациясендә көч сынашты. Әлеге номинациядә муниципаль районның 5 гомуми белем бирү мәктәбеннән конкурсантлар катнашты.

     Нәтиҗәдә, Иске Тәрбит урта мәктәбенең физика укытучысы Елена Демьянова иң яхшысы булды, икенче урында Олы Кайбыч урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Илүсә Вилданова, өченче урында Федоровское урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Әбубекерова. Федоровское урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Константин Гущин һәм Ульянково төп мәктәбенең физика һәм информатика укытучысы Екатерина Дмитриева лауреатлар булдылар.

     Икенче көнне районның иң яхшы укытучысы исеме өчен Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье, Олы Урсак, Кошман, Мөрәле, Мәлки, Борындык мәктәпләреннән 7 конкурсант көч сынашты.

     Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Хуҗа Хәсән мәктәбенең әдәбият укытучысы Вероника Кальчева, икенче урында - Любовь Горбунова, Олы Подберезье мәктәбенең тарих укытучысы һәм өченче урынны - компетентлы жюри карары белән Кошман төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Алинә Насретдинова яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International