Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ташламалы ипотека буенча уникаль карар өстендә эшлиләр: авылда яшь белгечләр аны 3%ка кадәр ставка белән алырга мөмкин

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Яшь белгечләр   авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү буенча  дәүләт  программасы  кысаларында  2020 елдан  авыл  җирендә  3%ка кадәр ставка  белән  ипотека кредиты алырга  мөмкин.   Бу  хакта  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары    Иван Лебедев  әйтте.

«Авылда  яшь гаиләләргә һәм белгечләргә  ярдәм  итү  өчен 3%ка кадәр ставка  белән  ташламалы  ипотека  бирү  -   бу  яңа     революцион  чишелеш,  төбәкләр  финанслашуын  исәпкә  алып,  аны    0,1%ка кадәр  төшерү  мөмкинлеге  дә  булачак», - диде   Лебедев.

Аның  әйтүенчә,  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгында   хәзер  мондый  ипотеканың  шартлары,  торак  урыннарның    метражлары   эшләнә. Моннан  тыш, 2020-2025 елларга  исәпләнгән  авыл  территорияләрен комплекслы  үстерүнең  дәүләт  программасында   социаль яллау торагын  төзүгә яңа  алымның  күздә  тотылуы  турында   да  әйтте  Лебедев.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  территорияләрен комплекслы  үстерү  буенча дәүләт  программасының  Россия  Федерациясе  Хөкүмәте  тарафыннан  май  аенда  раслануын  искәртеп  уза.  2020-2025  елларга  аны  финанслауның  гомуми  күләме  2,3 трлн. сум тәшкил  итә,  шуның  1 трлн. сумы федераль бюджеттан   бирелергә  тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International