Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен туфракны көзге эшкәртүне 20 октябрьгә төгәлләргә өндәде

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Соңгы  бер  атна  эчендә  республикада    1,4 мең га бәрәңге, 500 га яшелчә җыелды,   256 мең  тонна шикәр  чөгендере  чыгарылды.  Шул  чор  эчендә  Татарстанның  шикәр  заводларында   20,4 мең тонна  шикәзр  комы  җитештерелде.    Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  сөйләде.  

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан  Республикасы    Премьер-министры   Алексей Песошин катнашты.

Марат Җәббаров республикада  сөткә  бәяләрнең  тотрыклануы  турында  билгеләп  үтте,  авылда  җитештерүчәнлекне  арттыруга  игътибар артты.   Бу  динамиканы  тоту  өчен  сыерлар   рационында  ашлык  кукурузы  җитәрлек  күләмдә  булырга  тиеш,  дип ассызыклады  министр.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы хәбәр  итүенчә,  быел  ашлык   технологиясе буенча     52 мең га кукурузы чәчелгән  иде.  Белгечләр  аларның  торышына   мониторинг уздырдылар.    Аларның  бәяләмәсе  буенча,  ашлык өчен  кукуруз   45 мең  гектарда  җыелырга  мөмкин.  Кайбер  хуҗалыкларда  аны  җыюга  керештеләр  инде.    Булган  кыраулар  уңышның  өлгерүен  тизләтәләр,  алдагы  көннәрдә  кукурузны  күпләп  суктыру  планлаштырыла.   

Туфракны  көзге  эшкәртүгә килгәндә,  Марат Җәббаров сүзләре  буенча,  узган  атнада    180 мең  га җир  сөрелгән.  Республикада  барысы    туңга  сөрү   1,9 млн. гектардан    1 млн. 150 мең  га мәйданда  башкарылган. Шуннан  тирәнтен  сөрү  -  600 мең   гектарда.   

Бөртекле  культураларны  җыеп бетерү һәм  көзге  чәчүне  тәмамлау   туңга  сөрүнең  тәүлеклек  күләмен  арттырырга  мөмкинлек  бирде.   Туфрак  эшкәртүгә   1,7 мең  агрегат җәлеп  ителгән.   Техника һәркөнне    40 мең  гектарга  якын  мәйданны  эшәкәртә.  Яхшы  динамика     Саба,   Балтач,   Актаныш, Әтнә, Ютазы, Кукмара  районнарында күзәтелә,  республиканың  башка  районнары  да  күпкә  калышмый.

Министр шулай  ук туңга  сөрүнең  вакытында  башкарылуы  елдан-ел үзенең  нәтиҗәлелеген  күрсәтүен билгеләп үтте,  чөнки  көзге  яңгырлар  һәм  язгы   кар сулары  туфракта  дым  туплануга  ярдәм  итә.   Моннан  тыш,     үләннәргә һәм авыруларга  каршы  каршы  көрәштә  агротехник  алымның да  әһәмияткә  ия булын ассызыклады  ул.  Районнар башлыкларына  мөрәҗәгать  итеп,  Марат Җәббаров туңга  сөрүне  20 октябрьгә  төгәлләргә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International