14 июньнән 16 июньгә кадәр "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә "RUKAMI" инженерлык иҗатының технологик түгәрәкләрендә катнашучылар фестивале кысаларында балалар техник иҗатын үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең республика фестивале узды. Фестиваль кысаларында күп санлы «Мин-мастер» конкурс чаралары, мастер-класслар, «XXI гасыр Кулибиннары» республика олимпиадасының балалар фәнни проектлары күргәзмә-презентациясе, балалар инженерлык командалары бәйгесе планлаштырылган иде.
«Мин-мастер» конкурсы нәтиҗәләре буенча "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Николай Волков җитәкчелегендә Андрей Вавилов 3 призлы урын алды. Без аны котлыйбыз!!!