17 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт аграр университетында яшь уйлап табучыларның «Минем кече Ватаным» республика олимпиадасы узды. Олимпиадада республиканың 20 районыннан 120 дән артык мәктәп укучысы катнашты.