17 апрельдә «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ тарафыннан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең Казан шәһәрендәге ваклап сату кибетләре вәкилләре белән эшлекле очрашулар оештырды. Әлеге чара март аенда Тәтеш районында узган һәм республикада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү чараларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән.