Олы Кайбыч мәктәбе укучылары Идел буе федераль округы интеллектуаль олимпиадасының региональ этабында катнаштылар

2019 елның 8 феврале, җомга

          5 февральдә Казан шәһәренең 85 мәктәбе базасында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" программасы буенча мәктәп укучылары арасында Идел буе федераль округы интеллектуаль олимпиадасының региональ этабы узды. Олимпиадага республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән командалар җыелган иде.

          Кайбыч районы данын Олы Кайбыч урта мәктәбе командасы яклады. Аңа 10-11 сыйныф укучылары: Николаев Артем, Хуҗин Раниль, Хәсәнова Язилә, Сафина Алсу, Шаһиәхмәтова Инзилә, Бикеева Илмира (команда җитәкчесе Хәйруллина Альбина) керде. Укучылар, олимпиада сорауларына җавап биреп, югары белем, тапкырлык һәм зирәклек күрсәттеләр. Командага җиңүгә нибары бер балл җитмәде. Әмма шунысы мөһим: балалар яңа белемнәр һәм тәҗрибә тупладылар. Афәрин, балалар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International