Кече Мәме авыл җирлегендә халык җыены узды

22 гыйнвар 2019 ел., сишәмбе

          Бүген, 22 гыйнвар көнне Кече Мәме авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды,  анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
          Җыелучылар алдында Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева чыгыш ясады.  Авыл халкы алдында башкарылган эшләр турында шулай ук Кече Мәме төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Людмила Старшова, авыл мәдәният йорты методисты Людмила Козина, ветераннар Советы рәисе Нина Дунаева, ФАП мөдире Мәүлия Туралева, полициянең участок уполномоченные Радик Фәсхетдинов, район прокуроры ярдәмчесе Руслан Байбиков хисап тотты.

          Халык җыенында Малалла авылында юл төзү, эчә торган суның сыйфаты, Имәнле-Бортас авылында кибет кирәклеге, "Яңа" күлне чистарту һәм төзекләндерү мәсьәләләре күтәрелде, аларга район башлыгы аңлатмалар бирде.

          Җыелыш ахырында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин очрашуга йомгак ясады. Ул җирлек башлыгы эшен уңай бәяләде.

          фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/4750867.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования