Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Россия Федерациясе Конституция көне белән котлавы

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

          Хөрмәтле Кайбыч районы халкы! 12 декабрьдә Россия Конституциясе көнен билеләп үтәбез, шул уңайдан Сезне муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән әлеге бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм!

          Илебезнең 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Конституциясе безнең зур үсеш алган дәүләт булуыбызны күрсәтә, халыкның гражданлык һәм демократик  хокукларын, аның  иреклеген чагылдыра.

          Без һәрчак ил һәм республика өчен уртак мәнфәгатьләр һәм фикерләр белән яшибез. Илебезнең тотрыклылыгы, муллыгы өчен намуслы һәм фидакарь хезмәт итәбез. Аны киләчәктә дә динамик үсүче, яшәү өчен уңайлы, киләчәктә икътисади үсеш өчен перспективалы төбәк итеп күрергә телибез.

          Сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, ышаныч, барлык эш-башлангычларыгызда уңышлар һәм алга таба да тырышып хезмәт итәргә, бер-берегезне хөрмәт итеп яшәвегезне телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International